top of page

ШАГЫЙРЬ ӘНГАМ АТНАБАЕВНЫҢ ТУУЫНА 90 ЕЛ

     Әнгам Атнабаев (1928- 1999) - Башкортстанның                        
халык шагыйре. Башкортстанның Тәтешле районы
Күрдем авылында туган. 1958 елда аның "Йөрәк белән
сөйләшү" дигән беренче ши- гъри җыентыгы дөнья
күрә. Алга таба аның җыентыклары бер-бер артлы басыла.
Әдип милли әдәбиятыбызга бай рухи мирас калдыр- ган.
Бик күп шигырьләре җырга салынган. Алар бүген дә популяр.
Айдар Галимов: “Әнгам Атнабаевның шундый зирәклеге,
шундый гениаль булуына минем исем-акылым китә” .
Әнгам агай ул үзе аерым бер тарих иде. Мин концерт
программаларын төзегәндә, еш кына Әнгам Атнабаевның
иҗатына мөрәҗәгать иттем, итәм һәм итәчәкмен.
Гастрольләрдә һәрвакыт үзем белән куен дәфтәре кебек Әнгам абыйның «Атнабай» дигән китабын йөртәм. Шуннан минем аңа булган мөнәсәбәтем күренә дә инде. Без Әнгам абый белән бер көнне – 23 февральдә туганбыз. Бәлки, шуның белән дә ул миңа якын һәм кадерледер. Бу тормышта аның белән аралашып, аны күреп калуым белән бәхетлемен. Мин аның турында киләчәк буыннарга да сөйли алам. Шунысы кызыклы: шигърият онытылып барган чорда да аның шигырьләре яңгырый, аны төрле җирләрдә беләләр, яттан сөйлиләр. Шуның белән мин горурланам. Әнгам Атнабаевның кайбер җырларының тарихын үзе сөйләгәнен ишеткәнем бар. Үз шигырьләрен ул шул кадәр йөрәгеннән чыгып сөйли торган иде - бу феномен, феноменаль бер күренеш! Әнгам Атнабаевның шигырьләре ничәнче елны язылса да, алар бүген дә актуаль. Мин шуңа шаккатам! 50 нче елларны күтәрелгән проблемалар бүген дә бар. Аның әсәрләре бүгенгә дә туры килә. 60 нчы елныкылар да, 70, 80, 90 елларныкы да! Ул икътисад, сәясәт өлкәсендәге шигырьләре булсын, милли мәсьәләләр булсын. Әнгам Атнабаевның шундый зирәклеге, шундый гениаль булуына минем исем- акылым китә.
atnabayev_angam_kasimovich.jpg

Мостай Кәримнең тууына - 100 ел

Бөек Ватан сугышында катнашучы Белград, Вена һәм
Будапештны алган өчен орден һәм медальләр белән
бүләкләнә. Ул авылны коллективлаштыруны, Бөек Ватан
сугышын, СССР таркалуны һәм ил өчен күп кенә мөһим
чорларны кичерә. Башкорт әдәбияты һәм театрының алтын
фондына кергән һәм дөньякүләм мәдәни фондны баеткан
100дән артык шигырь һәм проза җыентыгы һәм дистәдән
артык драма әсәре авторы булып тора. Аның иң танылган
әсәрләре - «Кара сулар», «Кайту», «Европа-Азия», «Заманалар»
шигырь һәм поэма җыентыклары, «Безнең өйнең яме»,
«Ярлыкау», «Авыл адвокатлары» повестьлары, «Айгөл иле»,
«Салават. Өн аралаш җиде төш», «Ташлама утны, Прометей!»
пьесалары. М.Кәримнең күп кенә әсәрләре Русия һәм
дөньяның дистәләгән телләренә тәрҗемә ителгән, аның пьесалары театр сәхнәләреннән төшми, «Озын-озак балачак» повесте һәм «Ай тотылган төндә» пьесасы экранлаштырылды. Мостафа Сафа улы Дәүләт һәм Ленин премияләре белән бүләкләнде.
    12 октябрьдә Мәскәүдә Кече театрда Башкортстан Республикасының халык шагыйре Мостай Кәрим тууының 100 еллыгы уңаеннан тантана узды. Кичәнең төп вакыйгасы «Мостай» документаль фильмы премьерасы булды. Русия Федерациясе Мәдәният министрлыгында Мостай Кәримнең  «Безнең өйнең яме»  повесте буенча  «Сестренка» исемле кинофильм күрсәтелде.

Республиканың халык шагыйре юбилее уңаеннан башка чаралар да каралган.
мк.jpg
bottom of page