top of page
                 Безнең гаилә
   Безнең гаиләбез бик зур. Без гаиләбездә биш кеше. Мин, әти, әни һәм ике энекәшем бар. Минем исемем Илдан, миңа унике яшь. Мин баянда  уйнарга яратам.
      Әтинең исеме Илнур. Ул көчле кеше. Аңа 37 яшь. Әнигә 35 яшь. Исеме аның Гүзәл. Ул чибәр һәм зифа буйлы, спорт белән шөгыльләнә. Безнең галәдә өч бала. Зурысына 5 яшь. Аның исеме Камил. Ә бәләкәйсенә 2 яшь. Аның исеме Наил.
Без бик тату яшибез. Ял көннәрдә без авылга кайтабыз. Ял паркына, кинога барабыз. Авылда нәнәем бар. Нәнәемнең зур бакчасы бар. Картәемә 62 яшь, ул Уфада яши, автобуста эшли. Ул кайчакта безгә кунакка килә, прәннек, кәнфит алып килә. Тиздән минем әнинең туган көне була. Мин аңа бүләккә баянда җыр әзерләдем.
     Безнең гаиләбездә төрле һөнәрле кешеләр бар. Әнием башта мәктәптә татар теле һәм җыр дәресләрен укытты, ә хәзер ул балалар бакчасында җыр белән физкультура укытучысы булып эшли. Әтием башта таксида, аннары сакчы булып эшләде, ә хәзер базарда ит сата. Без бик бай һәм бәхетле яшибез. Мин үземнең гаиләмне яратам.
 

                                                                 Калимуллин Илдан, 6а сыйныф укучысы

                                     Минем яраткан һөнәрем
    “Һөнәрле утта янмый, суда батмый” дигәннәр борынгылар. Һөнәрләрнең ниндие генә юк бит, барысы да кирәкле. Һөнәрне яратып, күңелеңә ятканын гына сайласаң, һөнәреңнең остасы була аласың.
       Мин, мәктәпне беткәч, янган сүндерүче һөнәрен үзләштерергә хыялланам. Янгын сүндерүчеләр, минем өчен бик кыю, көчле, җитез кешеләр. Бары тик алар гына янгынны дөрес һәм тиз арада сүндерә беләләр. Янгын сүндерүчеләрнең һөнәре авыр һәм куркыныч. Алар бит экстремаль шартларда эшлиләр, кешеләрнең гомере һәм сәләмәтлеге өчен җаваплылык тоталар. Аларга карап мин сокланам!

                                                                                       

                                                                               Закиров Дамир, 6 б сыйныф укучысы 

                                       Минем зурәнием
   Минем дәүәниемнең исеме Тәнзилә. Аңа 63 яшь. Ул Салават шәһәрендә яши. Минем дәүәнием бик уңган, тырыш, киң күңелле кеше. Без гаиләбез белән аның кырына бик еш кунакка кайтабыз. Ул безгә тәмле ашлар пешерә: коймаклар, тәмле- тәмле бәлешләр әзерләп куя.
      Буш вакытта без дәүәнием белән татар телендә китаплар укыйбыз, шашка, шахмат уеннарын уйныйбыз. Табигатькә чыгабыз, елга буйларында ял итәбез. Җәй айларында җиләкләр җыябыз.
  Дәү әнием -шагыйрә дә. Ул үз туган телендә шигырьләр яза. Аның шигырьләр китабы да бар. Әнием миңа бик еш кына дәү әниемнең шигырьләрен укый. Мин аны бик яратам һәм хөрмәт итәм. Үскәчтен аның кебек булырга телим.

                                                                           Муратова Жасмин, 4а сыйныф укучысы

                                                                                                                           Әни
      Нинди олы сүз бу. Кеше үз гомереңдә шул сүзне ничәмә-ничә кабат әйтә икән? Әйткән саен, сүз яңадан-яңа мәгънә алып килә. Һәркемгә үз әнисе дөньядагы иң кадерле кеше булган кебек, миңа да үз әнием − ка дерлеләрдән дә иң кадерлесе. Барлык балаларныкы кебек, минем дә телем "әни" сүзе белән ачылган. Әниемнең йомшак куллары, ягымлы тавышы миңа шатлык китерә. "Әнием" дип эндәшү генә аз әле әниләргә. Аларга йорт эшләрендә булышырга кирәк. Аздан да күңелләре булып куя бит.
       Әниемнең исеме Гүзәл. Ул Кыйгы районы Көлмәт авылында туып үскән. Без гаиләдә өч малай. Камил һәм Наил исемле энеләрем бар. Мин иң өлкән бала.Әни безне бик ярата, тигез күрә. Шуңа күрә әниемә һәрчак ярдәм итәргә, туганнарымны карашырга туры килә.Әнием безгә тәмле-тәмле ризыклар пешерә, кичен назлап йоклата, ә иртән "улкайларым "дип, сөеп уята. Ярый әле, әниебез, янәшәбездә син бар! Әнием, син безне кешеләргә карата шәфкатьле, ягымлы булырга, ярдәмчел итеп үстерергә тырышасың. Рәхмәт, әнием, барысы өчен дә зур рәхмәт! Биргән киңәшләреңне һәрвакыт хәтеремдә саклармын. Сәламәт булып, безнең уңышларыбызга сөенеп озак яшә, әнием!

                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                             Калимуллин Илдан, 5 A сыйныф укучысы

bottom of page