top of page

Түгәрәктә укучыларыбыз  әкият, хикәя, мәкалә язу серләренә өйрәнә.  Туган тел, туган ил, табигать, мәктәп, әниләр, якын кешеләр, яраткан язучым кебек темаларга бик еш игътибар бирәбез.

Менә  берничә ел түгәрәк әгъзалары белән  “И туган тел” исемле гәзит чыгарабыз. Анда гимназиядә булган яңалыклар, укучылар иҗаты, татар дөньясы турында мәгълүматлар турында языла. Республика гәзит –журналларын да эшләүче журналистлар, хәбәрчеләр белән даими очрашулар үткәрәбез. Шулай ук укучылар белән  гимназиябездә  радиотапшырулар эшлибез. Туган тел атналыгы көннәрендә, төрле календарь бәйрәмнәрдә татар телендә җырлар, шигырьләр, юбиляр  язучыларга әдәби тапшырулар эшлибез. Радиотапшырулар ярдәмендә укучылар  журналист, диктор һөнәрен өйрәнә.

Берничә еллар дәвамында “Яшь хәбәрче” түгәрәгенә йөрүче укучыларныңмәкаләләре, кечкенә хикәяләре, шигырьләререспублика яшьләре гәзите “Өмет” битләрендә, “Әллүки”, “Тулпар” журналларында басылып тора.2010

уку елында “Өмет” гәзите белән берлектә республика буенча яшь юнкорлар семинарын үткәрдек.

Республика гәзит- журналларында чыккан  укучыларның иҗатларыннан  җыентык чыгардык. Район күләмендә “Иң яхшы гәзит”, Русиянең Санкт- Петербург шәһәрендә үткән гәзит бәйгеләрендә, халыкара дистанцион гәзитләр конкурсында “Мәгариф учреждениесенең медиа образы” номинациссендә уңышларыбыз бар. Гәзит чыгарганда без проект  алымын кулланабыз. Иҗади гәзит проектларыбыз бик күп. Мәсәлән, сәләтле укучыларны дәртләндерү уңаеннан эшләнгән   “Сәләтле бала” проектын берничә ел дәвам итәбез. Язучыларга, күренекле галимнәргә багышланган иҗади проектларыбыз да бар.

“Яшь хәбәрчеләр”  түгәрәге 2001 елдан бирле эшли.  “И туган тел” дип аталган гәзитнең 

беренче саны да 2001 елдан бирле чыга.

Түгәрәкнең максаты:

-сәләтле укучыларны барлау;

  • журналист һөнәре белән якыннан танышу;

  • укучыларны иҗади фикерләргә, аралашу культурасына өйрәтү;

  • журналистика жанрлары турында башлангыч мәгълүмат бирү;

  • вакытлы матбугат белән кызыксыну, радио, телевидениедән татарча тапшыруларны карау.

Бурычлары:

  • Журналистлар, сәнгать кешеләре белән очрашулар оештыру.

  • Театр, концерт, кичәләргә йөрү.

  • Конкурс-бәйгеләрдә катнашу.

  • Башкорстанда чыккан гәзит –журналлар белән даими танышып тору.

  • Мәктәп гәзитен булдыру, укучылар иҗатын гәзиттә яктырту.

  • Республика күләмендә чыккан гәзит- журналларда укучылар иҗатын бастыру.

  • “Юлдаш”, “Шәрык” радиолары белән элемтәдә тору, сәләтле укучыларны эфирга чыгару.

       -   Тәҗрибә уртаклашу.

bottom of page