top of page
                                                Гөрләп үтте, Сабантуйлар!
Сабантуй бәйрәме - татар халкының иң олы бәйрәмнәренең берсе.
Ул -хезмәт һәм дуслык бәйрәме.
28нче май көнне Уфа шәһәренең 65нче Татар гимназиясендә дә
шаулап – гөрләп халкыбызның милли бәйрәме Сабантуй үтте.
Гимназия алды иртәдән үк гөрләп торды, җыр – моң, шатлыклы
авазларга күмелде. Укучылар, нәкъ борынгыдан килгән йолаларга
туры китереп, кашыкка йомырка салып, капчык киеп йөгерүдә, чүлмәк
вату, аркан тартыш бәйгеләрендә көч сынышты. Милли бәйрәмгә
заманча уеннар да өстәлде. Кызлар һәм малайлар скакалкада сикерде,
жонглер осталыгын күрсәтте.
Әлбәттә, нинди Сабантуй җыр – биюсез булсын инде?! Бәйрәмне
гимназиянең данлыклы коллективларының сәләтле кызлары һәм
егетләренең чыгышлары бизәде.
Сабантуй бүләкләүләргә, күңелле мизгелләргә бай булды. Бәйгеләрдә
җиңүчеләргә жетоннар өләштеләр. Укучылар аларны татлы күчтәнәчләргә алыштырды.
Шулай итеп, укуның соңгы көнендә балалар рәхәтләнеп ял иттеләр. Шулай ук сабантуй бәйрәменә әзерлек һәм үткәрү тәртибен үз күзләре белән күреп, аны оештырып йөрделәр. Бу инде аларның хәтерләрендә озак сакланачак.
                                                                                                                                              Флюза Самигуллина
сабантуй.jpg
bottom of page